Кичкетанская сельская библиотека - филиал № 16

Митинг "Язлар безгә җиңү алып килде"

 Илебез халкы Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршы алды

Шул уңайдан авылларда сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш кырында ятып калган сугышчыларның тол калган хатыннары, авыл халкы катнашында митинглар үтте.

Митингта катнашучылар сугышта катнашкан, яу кырында вафат булган, хәбәрсез югалган якыннарының фотосурәтләрен тотып “Үлемсез полк“ акциясендә катнаштылар. Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган обелиск янына җыелган халыкны Бөек Җиңү бәйрәме белән авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев котлады.  Укучылар сугыш турында җырлар, биюләр шигырьләр башкардылар. Мәрхүм батыр авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар,чәчәкләр салдылар.Тыл ветераннарына,сугыш чоры балаларына бүләкләр өләштеләр.