"Татар теле - Тукай теле"-кичә
26 апрель-бөек татар шагыйре Габдулла Тукайнын туган көне . Габдулла Тукай иҗаты балалар бакчасында да тирәнтен өйрәнелә. Балалар бакчасында "Татар теле –Тукай теле!" дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле бәйрәм узды. Бәйрәмдә балалар шагыйрьнең шигырьләрен әкиятләрен сөйләделәр. Әкият геройлары - Су анасы, Шүрәле, Кәҗә белэн Сарык турында мультфильм карадылар.