Кичкетанская сельская библиотека - филиал № 16

"Нәүрүз мөбәрәк булсын !..."

19.03.22.

 Халкыбызның борынгыдан калган, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы. "Нәүрүз" фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлата. Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләргә, бер-береңә карата аеруча ягымлы булырга кирәк.

Кичкетан мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта Нәүрүз – кышны озату һәм язны каршы алу бәйрәме узды.Кыш Әби белән Язсылу да үз көчләрен сынашты. Кыш Әбинең бер дә китәсе килмәсә дә, Язсылу үзенең көчен сиздерде. Бала- чагалар да, өлкәннәр дә аңа ярдәм итте.Олысы-кечесе уйнады, җырлады, биеде, рәхәтләнеп ял итте. Оештыручылар барлык кунакларны 7 төрле ярма кушып пешерелгән кайнар ботка, мичтә пешкән коймак, шифалы үләннәрдән чәй белән сыйлады.