Кичкетанская сельская библиотека - филиал № 16

"Крым и Россия -вместе навсегда"-информационный час

Без бергә яшибез. 18 мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп  үтелә. 2014 елда  Кырым   рәсми  рәвештә Россия Федерациясе составына  керде. Бу территорияләрнең   Россия составына  керүе 2014 елның 18 мартында   Мәскәүдә   Зур   Кремль сараеның Георгий залында Россия һәм Кырым республикасы башлыклары тарафыннан имзаланган   дәүләт   ара   килешү  нигезендә   теркәлгән. Шул     уңайдан    китапханәдә "Крым и Россия - вместе всегда"дигән чара узды.Чарада   мәдәният    хезмәткәрләре ,мәктәп  укучылары   катнашты.
Китапханәче   балаларны    ярымутрауның   тарихы, табигате               һәм  истәлекле  урыннары  белән    таныштырды.   Укучылар   Крым   турындагы  викторина соруларына җавап  бирделәр, видео   карадылар.