Кичкетанская сельская библиотека - филиал № 16

"Имя подвига - Афганистан" -китап күргәзмәсе

Әфган сугышына нокта куелуга  33 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе эшләнде.. Әфган сугышы: бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраленнән соң нәкъ 33 ел вакыт узып киткән. Сугыш... Кыска гына сүз,ә мәгънәсе бик куркыныч. Әфган сугышы да күп югалтулар китерә. Саннар уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә.Шушы сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша,260 сугышта һәлак була,233 инвалид,546 сы яралана,контузия ала. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк.  Әфган сугышында катнашканнар арасында авылдашыбыз Гарифуллин Ренат Хаҗи улынада  Әфган җирен үз күзләре белән  күрергә  ,анда баршган сугышларда  катнашырга туры килә.Бәхеткә каршы Ренат таза –сау туган авылына әйләнеп кайта.Бүгенгесе көндә гайләсе белән матур гомер кичерә.