"Батырлыгы кайтты җыр булып"-китап күргәзмәсе
Күргәзмәдә Муса Җәлилнең геройларча батырлыгы, аның фашистларга каршы әсирлектә аяусыз көрәше, тирән патриотик хисләр белән сугарылган шигырьләре турында бай мәгълүмат табарга була. Әлеге китаплар һәркемгә шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын тагын да ныграк аңларга һәм өйрәнергә, Ватанга тугрылык тәрбияләргә ярдәм итә.