Кичкетанская сельская библиотека - филиал № 16

.”Күгәрченнәр - тынычлык символы”

”Күгәрченнәр -  тынычлык  символы”

Китапханә мәдәният  йорты 1-4 укучылары белән  ”Күгәрченнәр -  тынычлык  символы” дигән  баш  астында  күгәрченнәр  ясау  буенча  мастер  класс уздырдык.Максаты:укучыларга   бүгенге  тыныч  тормышыбызның  ,бәхетле  балачакның   кадерен  белү  һәм  ватанны  ярату хисләре  тәрбияләү.Чара  барышында   укучыларга  яшәгән  җирне,табигатьне,үз  гайләләрендә үсүләрен, вәхши  булмаска  тынычлыкны  дуслыкны  хөрмәт итәргә  кирәк  икәнен  аңлаттык.Китаплардан  укыган  дуслык  турында Р.Миңнуллинның шигырьләрен  сөйләделәр.

Мастер  классны  беркайчанда  сугыш  булмасын  дигән  теләктә “Һәр вакыт  булсын  кояш” җыры белән  тәмамладык.

Китапханәдә “Словари сокровище русского языка” исем астында күргәзмә оештырылды.Күргәзмәдә русча – татарча  аңлатмалы  сүзлек китаплары куелды.Максаты:Укучыларны  сүзлекләр белән  таныштыру   ,сүзлекләрдән  файдалану,эзләнү,эзләгәнне таба белү .