“Наркомания – хәләкәткә илтә”
21 “Наркомания хәләкәткә илтә”
Наркомания авыруының асылын ачыклау, укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру максатыннан ,китапханә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә яшьләр белән “Наркомания – хәләкәткә илтә” исем астында әңгәмә уздырды.Әңгәмә барышында яшьләрнең фикерләре тыңланды. Наркотикларның сәламәтлек өчен зарарлы, наркоманнарның җәмгыятькә зарарлы икәне аңлатылды. Тәмәке тарту һәм исерткеч эчемлекләр куллану – наркотик матдәләр куллануның бер этабы булуы әйтелде. Үзеңә бирелгән гомернең кадерен белеп, көчле рухлы булып яшәргә кирәклеге төшендерелде. Яшьләр әңгәмәдә теләп катнаштылар,сорауларга җаваплар бирделәр.Әңгәмә барышында “Наркомания - гасыр әфәте” дип аталган презентация күрсәтелде .(11 кеше катнашты)