Кичкетанская сельская библиотека - филиал № 16

"Тылсымлы ил"

28 август көнне Кичкетан китапханәсе Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар кысасында “ Тылсымлы ил”дип исемләнгән асфальтка акбур белән рәсем ясау конкурсы оештырды. Тема ирекле иде. Малайлар һәм кызлар күңелләрендә йөрткән хисләрне бик теләп рәсемгә төшерделәр, туган ил тарихына багышланган тарихи даталарны барладылар, илдәге тынычлыкның бар нәрсәдән дә кадерле булуын һәм илебездәге халыкларның дус яшәүләрендә барыбызның да өлеше булуын тагын бер кат исләренә төшерделәр.