"Нептун белән Русалка бездә кунакта"
29 июль көнне Кичкетан авыл китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Квест –уен “Нептун белән Русалка бездә кунакта” дип исемләнгән бәйрәм узды.Балалар әкият геройлары белән төрле уеннарда һәм эстафеталарда бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнең иң кызган чагы-су белән уеннар, алар тагын да күңеллерә үтте, дәрт һәм шаянлык өстәде. Нептун югалткан сандык ачкычын да табарга һәм Русалканы коткарырга булыштылар балалар, су белән күңелле уеннар узды, табышмаклар әйтте. Балалар су белән төрле аттракционнар уйнадылар. Табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, биеделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Барысы да бик күп тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар.