Кичкетанская сельская библиотека - филиал № 16

"Моя Россия, моя страна".

Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз.

Кичкетан мәдәният йорты ,  китапханә   лагерьда  ял  итүче  балалар   белән берлектә Россия көненә багышланган "Россиянең дәүләт символлары" дигән темага телдән журнал уздырдык. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру.