"Пушкинны бергәләп укыйбыз"
Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туа.
Шул уңайдан Кичкетан балалар китапханәсенә мәктәп яны лагерында ял итүче балалар килде. Алар өчен бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның «Сказка о рыбаке рыбке” ,”Сказка о золотом петушке” әкиятләрен укыдылар, "Золотая рыбка" сүзеннән яңа сүзләр төзеделәр, Пушкин шигырьләрен сөйләделәр.. Китапханәче презентация күрсәтеп А.С.Пушкинның кыскача биграфиясе һәм дә иҗаты турында сөйләде. Кичә ахырында сүз китап укучыларына бирелде. Алар "А.С.Пушкин сезнең өчен кем ул?" дигән сорауга җавап бирделәр. Һәркем үз фикерен әйтте.