"Балачак - иң күңелле чак"
Җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Үсеп килүче буын - ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү - изге бурычыбыз.Шул уңайдан балалар белән бу көнне төрле уеннар,викториналар,ярышлар оештырылды. Балалар бик теләп катнашты.