Кичкетанская сельская библиотека - филиал № 16

"Космос һәм мин" - рәсем конкурсы

Кичкетан авыл  китапханәсе   башлангыч  класс укучылары  өчен “Космос    һәм  мин” исемле  рәсем  конкурсы үткәрде.“Космоска сәяхәт “ исеме астында  китап күргәзмәсе  куелды.1нче сыйныф укучыларына галәмгә очкан  беренче очучы –космонавт Юрий  Гагаринның  тормыш  юлы  һәм хезмәт  батырлыгы белән  таныштырып   әңгәмә  үткәрелде.

Максат:Галәм белән кызыксыну хисләре уяту,космонавтика  өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт  хисе  тәрбияләү,космос турында  күзаллауларын киңәйтү. Балаларның  сәләтләрен, игътибарын, хәтерен, аңга алуларын, логик фикер йөртә белү күнекмәләрен үстерү.