"Кошларым -минем якын дусларым".
Кичкетан урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә кошлар көне уңаеннан ,китапханә 1-4кл.сыйныф укучылары белән берлектә “Кошларым минем якын дусларым” исемле чара үткәрелде. Китапханә әзерләгән кошлар турында презентация күрсәтелде , кошлар дөньясына конкурс- сәяхәт ясадылар,мини-викторина сорауларына җавап бирделәр. Укучылар яз турында җыр башкардылар, кош рәсемнәре ясадылар. “Кошларым” исем ле китап күргәзмәсе ясалды.Күргәзмәгә шулай ук балалар алып килгән,кош ояларына да экология хезмәткәрләре зур бәя бирделәр. Кичәдән һәркем канәгать калды.