Кичкетанская сельская библиотека - филиал № 16

“А ты прочти и улыбнись”

Китапханәдә “А ты прочти и улыбнись”дигән  исем  астында күргәзмә  эшләнде.Күргәзмәдә  Н.Исәнбәт,Л.Шаех, Һ.Такташ,Ф.Шафигуллин,Г.Валиев,Ф.Абдуллина ,Г .Морат,Татар  халык әкиятләре,чит ил  язучыларыныңда  китаплары  куелган иде.

Аңлаешлы ,җиңел тел белән  язылган  шигырьләр тирә  -юньне  танып  белергә өйрәтә.

Көтелмәгән ,кызыклы  вакыйгаларга корылган  хикәяләр дуслык, татулык,туган  җир,әдәп кебек  төшенчәләр белән  таныштыра.Кызыклы  табышмаклар  уйлау  сәләтен  үстерә.

Укучыларга тәкъдим  ителгән китаплар күңелләрендә  китапка  карата  кызыксыну ,сакчыл  караш,  яхшы  укучы булулары  белән горурлану  хисләре  уятсын  иде.Китапның якын  дуслары  булсыннар  иде.