"Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы"
Китапханә мәдәният йорты белән берлектә "Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы" дигән укучылар белән бәйге уздырды. Башта китапханәче укучыларны " Татар халык ашлары "исемле күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштырып узды.Укучылар кош теле,кыстыбый, тәбикмәк Һ,б татар халык ашларын пешерү серләрен өйрәнделәр. Кабат И.Зигангараева токмач кисү серләре белән уртаклашты һәм мастер - класс үткәрде. Укучыларга татар халык ашлары турында презентация күрсәтелде. Сорауларга җавап бирделәр,биремнәрне бик теләп башкардылар.Бәйге бергәләп чәй эчү белән тәмамланды..