"900 көн батырлык"
Китапханәдә Ленинград блокадасын билгеләп үтү көне уңаеннан 4 класс укучылары белән "900 көн батырлык "дигән исем астында патриотик тәрбия сәгате узды.Китапханәче укучыларга Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирде,сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштырды.Ленинград блокадасында үзенең язган дневнигы аша дөньяга танылган Таня Савичева турында презентация күрсәтелде.Алар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.