Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Китапханәләрнең дә үз язмышы бар/И у библиотек бывают судьбы

Китапханәләрнең дә үз язмышы бар/И у библиотек бывают судьбы

 

Бүген Варкләд-Бодья клубында,туган як тарихын өйрәнүче эзтабар каләм иясе Ромель Мәннәпов җитәкчелегендә дөнья күргән " Китапханәләрнең дә үз язмышы бар " дип исемләнгән яңа китап тәкъдим итү кичәсендә булдык. Исеменнән үк күренгәнчә ,китап районыбыз китапханәләре тарихын чагылдыра.
Кичә бик матур котлаулар, "Инвис" халык ансамбле үзешчәннәренең, китапханәчеләрнең матур чыгышлары белән үрелеп барды.
Бәйрәм ахырында тәмле ботка, кайнар чәй белән сыйландык.
Кичә бик күңелле узды. Бу кичәне оештырган һәр кешегә бик зур рәхмәт.