Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Нәүрүз

Бүген Кадыбаш мәдәният йортында Нәүрүз - язны каршылау бәйрәме шау-гөр килеп узды. Ул халкыбызның борынгыдан калган, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы. "Нәүрүз" фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлата. Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләргә, бер-беребезгә ягымлы булырга, ике кулыгызны биреп күрешергә кирәк.
Бәйрәмдә тәмле ботка пеште,чәй кайнады.Бәйрәмгә килгән авылдашлар ,төрле уен -ярышларда үзләренең көчләрен сынадылар.