Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Әфган сугышы батырларын искә алу

15 февраль-Әфганчылар көне.

 

Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите...Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә -күз очрашкан меңләгән язмышлар...
15 февраль – сугышчы–интернационалистларны искә алу көне.
Шул уңайдан бүген Әфганчы авылдашларыбызны искә алып ,аларның әниләре,тормыш иптәше белән очрашып,хәлләрен белеп,кечкенә генә күчтәнәчләребез белән аларны сөендереп кайттык.

 

  15 февраль - Әфган Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгарган көн, мөһим вакыйга гына түгел, искә алу һәм кайгы көне дә. Төзәлмәслек күңел ярасы, ачы хәсрәт күтәреп, бик күп яшьләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калган Әфган сугышы әле тиз генә төзәлмәс кебек.

 

Татарстан Республикасы да Әфган сугышында менә дигән егетләрен югалтты. Бу сугыштан җан һәм тән яралары алып кайтучыларның саны бихисап. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма тарих мәңгелек. Кешелеккә күп кайгы - хәсрәтләр китергән Әфган сугышы тарихта кала, халык хәтерендә мәңге саклана.