Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Ярдәм янәшәдә

Февраль аенда ,бер атна дәвамында,оекбаш,мунчала бәйләү өмәсе оештырдык. Бүген ,өйләрендә бәйләп ,Тимеркаева Зәнфирә апа,Гайнанова Фаягөл апа,Миннегалиева Фәния апа,Шарипова Розалия апа,МаликоваЗәнфирә апа,Ибраева Роза апалар да оекбаш-мунчалалар алып килделәр. Бердәм көч белән барлыгы,38 кием оекбаш,12 шт мунчала бәйләнде. Калган акчага ,кибеттән продуктлар алып,шушы оекбаш-мунчалаларны да салып,4 тартма тутырдык.

 

Кадерле батыр егетләребез!Безнең күңел җылыбызны кушып бәйләгән оекбашлар сезне салкыннарда җылытсын. Үзегезне саклагыз. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Без сезне бик көтәбез. Җиңү белән кайтуыгызны көтәбез.