Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Ярдәм янәшәдә

Бүген,"Ярдәм янәшә" волонтер оешмасы апалары белән бергәләп ,"Солдатка хат" акциясе оештырдык.Иң изге теләкләребезне әйтеп ,МХО зонасындагы ир-егетләргә хат яздык. . Акциянең максаты - махсус хәрби операция кысаларында үз бурычларын үтәүче хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү. Хатларны "Язам сиңа, герой...", "Исәнме, кадерле солдат" дигән сүзләр белән башлап җибәрердек,ә алга таба ныклык, батырлык, намуслы хезмәт һәм Ватаныбыз чикләрен яклаганнары өчен рәхмәтебезне белдердек.