Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Гасырлар һәм минутлар

Кадыбаш авылы китапханәсендә "Гасырлар һәм минутлар " дип исемләнгән , Һади Такташка багышланган күргәзмә эшли.Күргәзмә-  шагыйрьнең шигырьләре аша аның тормышы, хис-кичерешләре хакында сөйли, чөнки Такташның омтылышларын, күңел халәтен бары тик аның иҗаты аша гына аңларга мөмкин.

Кызганыч ки, Һади Такташ бик яшьли вафат була. Шушы кыска гына гомере эчендә ул татар әдәбияты  тарихында  онытылмаслык якты эз калдырды. Такташ шигърияте әле менә яңа  гына каләменнән төшкән кебек,  хәзерге көндә дә актуальлеген югалтмый, заман белән бергә атлый.

Күргәзмә авылдашлар өчен, бигрәк тә Һади Такташ шигъриятен, татар әдәбиятын яратучыларга кызыклы булыр.  1-31 нче январь көннәрендә эшли.