Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Яңа елны каршылау

Кадыбаш авылында Яңа ел бәйрәме

 

Яңа ел бәйрәме - көтеп алынган , күңелдә ниндидер өметләр уята торган бәйрәм.Җем - җем итеп балкыган чыршы утларына карасаң берчә дулкынландыра , берчә хисләр өермәсенә алып кереп китә. Мизгелнең шушы серле дә , сихри дә бер мәлендә Кадыбаш авылы мәдәният йортында узган бәйрәм кичәсенә елдагыча олысы да, кечесе дә килде. Кичә "Кыш бабай итекләрен эзли ". дигән сәхнә күренеше белән башланып китте.Аннары Кадыбаш авыл хакимияте башлыгы Хәлил Локман улы Закиров котлап үзенең изге теләкләрен җиткерде
Шулай итеп җыр моң , кызыклы уеннар , сәхнә күренешләре ... . Узган ел Рәсәйдә Ватанны саклаучылар елы дип кабул ителде .
Шушы уңайдан сәхнә түренә махсус хәрби операцияләрдә булган авылдашларыбыз Марсель Гафаров та чакырылды ,ул Илфат Муллануров белән авылдашларга җыр бүләк иттеләр һәм авыл җирлеге башлыгы Марсельгә күчтәнәч тапшырды. Аларның һәркайсысы авылдашларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Иминлегең белән кил яңа Кызыл ат елы.