Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Сбор денежных средств на СВО

СБОР ДЕНЕЖНЫХ СРЕДСТВ НА СВО
Хөрмәтле авылдашлар!
Декабрь ахырында безнең районнан махсус хәрби операция бара торган җиргә андагы егетләребезгә гуманитар ярдәм илтү булачак.
Ярдәм белән зур машина(фура) барачак. Аны яллау өчен бик зур суммада акча кирәк.Бүгенге көннән район күләмендә матди ярдәм җыю оештырылды.
Без дә мөмкинлеге булган авылдашларның,шушы акциягә кушылып ярдәм итүләрен сорыйбыз.
Акчаны Каюмова Фәридәнең Сбербанк картасына(89393911436 номеры бәйләнгән) күчерергә яисә
авыл Советына ,китапханәгә дә китерергә дә була, илтеп тапшырырбыз.
Егетләребезгә җибәрердәй әйберләр булса шулай ук авыл Советына яки китапханәгә 19 нчы декабрьгә кадәр китерергә кирәк.
Аңлавыгыз өчен бик зур рәхмәт!
Җыелган акча артып калса ,оекбаш,мунчала бәйләү оештырабыз.