Туган ягым Касай-китап презентациясе
5 нче декабрь көнне Кадыбаш авылы мәдәният йортында "Туган ягым Касай" китабын тәкъдим итү кичәсе узды.Чарага Казаннан китапны эшләүдә зур көч куйган, әтисе шул авылдан булган Венера Кәшфи кызы Хәйретдинова да кайткан иде.
Китап бик зәвыклы, яхшы форматта, сыйфатлы итеп эшләнгән.Китапка материалларны туплау, җыю, эшкәртүдә Касай авылы кызы, Кадыбаш мәктәбе укытучысы Альбина Шамил кызының да өлеше зур.
Китапта Касай авылы исеме, кешеләре, үткәне һәм бүгенгесе турында укып белергә була.
Укырга, танышырга теләгән кешеләр китапханәгә рәхим итегез.