Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Рейд милосердия

Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең ункөнлеге башланып китте. Шул уңайдан Кадыбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Илгиз,Илфат абый Гайфиевларда,Нәсимә апа Садыйковада,Раил ,Әлифә апа Валиуллиналарда,Фәния апа Садыковада,Вәзирә апа Ямалиевада булдылар. "Җылы сүз-җан азыгы" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде, көн яңалыклары турында фикер алышулар узды. Укырга китаплар алып керелде. Чәйгә күчтәнәчләр тапшырылды. Аларга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларының, оныкларның бәхетләре булып, матур тормышта яшәсеннәр дип теләкләр теләдек.