Канат сыдыру өмәсе
Канат сыдыру өмәсе
Элек авылларда ,каз өмәләре үткәннән соң,канат сыдыру өмәсенә җыелу булган. Элек аны үреп, бәлеш-коймак майлый торган канатлар ясый торган булганнар. Сыдырылганнан соң калган канат очын тышка чыгып: «Киләсе елда казлар күп булсын!» – дип, су агымына,юл буена сипкәннәр.Бүген шул йоланы искә төшереп,Кадыбаш авыл китапханәсенә каз канатлары сыдырырга,май канатлары ясарга җыелдык.Бәйрәм җыр ,уен-көлке белән белән бик күңелле башланып китте,һәркем казга бәйле бер истәлек сөйләде.Канатларны сыдырып бетереп,май канатлары ясагач,бәйрәмнең икенче өлеше башланды.Мәдәният йорты фойесында элекке уеннарны ,биюләрне искә төшереп-"Капкалы","Маршлы","Өчле","Чума үрдәк ,чума каз","Сербиянка» ны биедек.Әле бәйрәмнең өченче өлеше дә бар иде ,анда өмәгә килгән апаларны ,казның эч -башыннан пешерелгән аш белән сыйладык.Бәйрәм бик күңелле үтте,киләсе елларга да шулай үткәрик әле дип таралыштылар апалар.