Публикация на сайте районной газеты "Агрызские вести"
Кадыбаш авыл җирлеге волонтерлары маскировка челтәрләре үрәләр
Әлеге изге эшкә көн саен кырыклап кеше үз өлешен кертә
Бу көннәрдә Кадыбаш, Касай авыллары активистлары – яшьләрдән алып өлкәннәргә кадәр махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү йөзеннән маскировка челтәрләре үрәләр. Эш ике сменада оештырылган.
Мәдәният йортына иртән һәм кич җыелалар. Волонтерлар арасында иң өлкәннәре – 85 яшьтән узган Фәнирә Нәбиуллина, Бәширә Муллахмәтова, Зәкия Каюмова. Сугыш чоры балалары булган бу апалар илгә-көнгә тынычлык теләп, хәрбиләребезнең туган якка җиңү белән исән-сау кайтуларын теләп киләбез, диләр.
– Челтәрләрне үрү өчен кирәкле материалларны алуга авылдашлар, читтә яшәүче авылдашлар зур матди ярдәм күрсәттеләр, – диләр мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре Алсу Сибатова һәм Фәридә Каюмова.
6х3 үлчәмле өч челтәр әзер инде. Әле эш дәвам итәчәк.
https://vk.com/wall-61717695_176778