Әдәби марафон
Әдәби марафончы — проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә (https://vk.com/adabimarathon) әдәби марафонда катнашырга теләк белдереп гариза калдырган һәм әдәби марафон барышында татарча матур әдәбият (китап-журналлар) укыган һәм алардан мәгънәле, эчтәлекле, мөһим өзекләрне үз аккаунтында урнаштырып баручы. Әдәби марафонда 19 яисә 20 көн дәвамында өзлексез катнашкан онлайн кулланучы — әдәби марафон финалисты, ә 21 көн дәвамында катнашучы — әдәби марафон җиңүчесе була. Октябрь аенда Кадыбаш авылы китапханәчесе әлеге марафонда катнашты.