Сөмбелә бәйрәме
Бүген безнең Кадыбаш авылы китапханәсендә “Сөмбелә” бәйрәме булып үтте. Сөмбелә- бәйрәме иген-кырлардан уңышлар җыелып беткәч уздырыла. Көзге муллык - уңыш - басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, жиләк - җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур. Бу бәйрәм туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияли, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыта. Катнашучыларда күңел күтәренкелеге булдыра. Безнең бәйрәмебез дә бик күңелле үтте.