Ир- егетләр ил сагында
Әниләр янда булганда җаныбыз тыныч, өебез ямьле, сулышлар киң. Әниләрнең куңеле киң, анда бары да - назы да, сабырлыгы да, куаныч-шатлыгы да, сагышы да сыйган. Ә менә бүгенге көндә СВОдагы егетләрнең әниләре өчен бу хисләр икеләтә куләмдә мөһим. Уллары өчен борчылып, сагышланып агарган чәчләре, моңсу кузләрендәге яшьләренең кипмәве, таң туган саен балалары исәнлеген сорап укыган догалары өчен алларында башыбызны иябез. Бу Әниләрне Аллаһ Тәгалә сабырлыктан аермасын, балалары белән куанычлы очрашулар насыйп булсын, без барыбыз да шул теләктә.
СВО дагы егетләребез-Ленар,Руслан,Марсель,Рафинат,Динарга исән сау әйләнеп кайтуларын,әти-әниләренә сабырлык телибез.Шушы изге теләкләр белән,без аларны бүген чәй өстәле янына җыйдык.
Тиз араларда сугышлар бетеп, газиз балалар исән имин якыннары янына таза сау булып кайтулар насыйп булсын иде
Утка салмыйк әниләрнең йөрәкләрен
Ходай кабул итсә иде теләкләрен.
Соңга калмый, йөгереп кайтып яннарына
Аңлаталсак иде безгә кирәкләрен...