Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

КАЮМ НАСЫЙРИНЫҢ ТУУЫНА 200 ЕЛ

КАЮМ НАСЫЙРИНЫҢ ТУУЫНА 200 ЕЛ
Кадыбаш авылы китапханәсендә күргәзмә эшли
 
Мәгърифәтче, галим, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы... Кайсы гына өлкәне алсаң да, Каюм Насыйриның белмәгәне булмагандыр төсле.
Габделкаюм Насыйри һәрбер эшен башлар алдыннан «бисмиллаһ» сүзен әйткән. Нәселенең башын, авылының тарихын Болгар белән бәйли. Ул 9 буын бабасының исемен терки, иң ахырдан «әл-Болгари» дип, ягъни Болгар җиреннән – гыйлем дөньясыннан чыгышын ассызыклый. Каюм Насыйри тамырлары борынгы мәдәнияткә бәйле.
 
Каюм Насыйри бөтен гомерен гыйлемгә багышлый. Ул, әхрәви фәннәр янәшәсендә дөньяви фәннәрне яңадан күтәрергә кирәк, дигән максат куя. Насыйри башлангыч белемне әтисе, бабасыннан ала. Габделхөсәен, Габденнасыйр – икесе дә гыйлем ияләре. Насыйри истәлекләрендә аларның исемнәрен зурлап яза. Аның бабасы 100дән артык Коръәнне кулдан күчергән. Әтиләре, бабалары гарәп теле, гарәп синтаксисы юнәлешендә эшләгәннәр, күпсанлы дәреслекләр калдырганнар. Каюм Насыйри сәяхәт кылган вакытта Каргалы мәдрәсәсендә аларның дәреслекләрен күреп, сокланып, рәхмәт сүзләре белән искә ала.
16 яше тулгач, әтисе Каюмны Казанда Сәгыйть әл Әхмәт мәдрәсәсенә укырга кертә. Фарсы, гарәп телләренә әлеге мәдрәсәдә өйрәнсәләр, дөньяви фәннәрне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә үзләштергәннәр. Бу мәдрәсәдә Каюм Насыйри 13 ел укый, шәригать нигезләрен, телләр өйрәнә. Рус дөньясы белән бәйләнеш Насыйрилар гаиләсендә күптәннән була: әтисе рус телендә документлар тутыра, бабасы Мәскәүдә хезмәт итеп кайткан була.
 
Алдагы 15 елын Каюм Насыйри Казанның «Духовная семинария»се белән бәйли. Бу – алдынгы уку йортларының берсе була. Биредә христиан белән янәшә ислам динен, татар телен өйрәнәләр. Каюм Насыйри исә татар телендә гамәли дәресләр үткәрә. Мондагы эшчәнлеген ул яңа мәгариф системасын булдырыр өчен куллана. Европа үрнәгендә булган яңа дәреслекләр яза. Шундый дәреслекләрнең беренчел үрнәге – «Краткая грамматика». Ни кызыклы, Каюм Насыйри «Духовная семинария»дә халык авыз иҗаты, татар әкиятләреннән мисаллар китереп, дәресләр бирә. Аның дәресләрен укыган лингвист Филипп Фортунатов, Масловскийлар татар дөньясы белән шул рәвешле таныша.
Каюм Насыйри 1902 елның 20 августында 77 яшендә вафат була, Казанда Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән.