ӘФГАНЧЫ АВЫЛДАШЫБЫЗ НИГЪМАТУЛЛИН ФӘНИС АБЫЙ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНА
ӘФГАНЧЫ АВЫЛДАШЫБЫЗ НИГЪМАТУЛЛИН ФӘНИС АБЫЙ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНА
“Батырлыкка һәрчак урын бар.”
Батырлыкка җирдә һәрвакыт урын бар.
Батырлык ул – рухи матурлык. Әнә шуңа күрә дә батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр – дастаннарга кергән. Һәм буыннардан – буыннарга күчеп, бүгенге көннәргә килеп җиткән. Тыныч тормышта да үзләренең батырлыклары белән дөньяны сокландырган кешеләр бар,мәсәлән,спорт батырлары,хезмәт батырлары , табиблар, янгын сүндерүчеләр. Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз-үзен аямый торган булырга тиеш.
Ә минем 1980 нче еллар турында язасым килә. Кем өчендер бу дата бернәрсә дә әйтми, ә кем өчендер кабат сугыш. Тыныч көннәрдә сугыш.Әфган җире өчен, әфган халкы өчен сугыш .Һәм шушы сугышта катнашкан авылдашыбыз Нигъматуллин Фәнис абый турында сезгә дә сөйлисем килә.Ул 1965 нче елның 20 нче октябрендә Зөфәр абый белән Гүзәлия апа гаиләсендә беренче бала дөньяга аваз сала.Кечкенәдән үк бик нык кызыксынучан ,зирәк акыллы булганы өчен аны 7 яше дә тулмыйча мәктәпкә кертәләр.Беренче укытучылары Фәрхнур апа , иптәше Рамазанов Камилне мәктәп яшенә җитлекмәгән әле дип кире бора ,ә Фәнис абыйны тырыш бала дип укытуын дәвам итә.Үсә –төшә 7-8 нче классларда мәктәп сумкасын алып кайтмый башлый ,”Нишләп сумкасыз йөрисең ?” –дигән сорауга , әнә өлкән класс егетләре дә алып кайтмыйлар әле дип җавап бирә , ләкин шулай булуына карамастан мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлый , мактау грамоталары белән бүләкләнә.
1984 елны ,авылыбызның башка егетләре кебек үк армия сафларына китәргә чакырыла.Бер ел хезмәт иткәннән соң ,Фәнис абыйның ,”Безне җылы якка озаталар ,әткәй син бу сүзләрне үзең аңларсың инде “, дигән хаты килә.Килгән хатларында Әфганистан дигән бер генә сүз дә булмый.Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.Ул 1986 нчы елда туган якларына әйләнеп кайта. Кайткач ,үзенең яраткан овчаркасының ничек аны үлемнән саклап калуы турында бик тетрәнеп сөйли .Солдат хезмәтен үтәп кайткач Әгерҗе станциясенең хәрбиләштерелгән саклау отрядында тәүге сынауларын уза.Шуннан соң ул белемен күтәрү максатында Могилев милиция мәктәбенә укырга керә.2 ел укып кайткач егетне уголовный розыск оперуполномоченные итеп билгелиләр.Ул чорларда авылдашыбыз Расим абый Рашитов Фәнис абыйның җитәкчесе дә , остазы да була.Кадыбаш егетләре икесе дә җинаять кылынган урыннарда бергә булалар, каракларның эзенә төшүне бергәләшеп оештыралар . Яшь белгеч бай тәҗрибәле җитәкчесенең эш алымнарын өйрәнә, кыскасы эш урынында “Рәшитов мәктәбен” уза.Әфганистанда хезмәт иткән елларында үлем белән күзгә- күз очрашкан Фәнис Нигъматуллин җинаятьчелеккә каршы көрәшчеләр сафында үз урынын таба.Аның гаиләсе- сөекле хатыны, сөйкемле кызы ныклы тылы булып торалар .Әфган сугышын , мәхшәрен кичеп туган якка исән- сау кайткан Фәнис абыйның гомере вакытсыз өзелә , ләкин Әгерҗе районының “Хәрби туганлык” оешмасы егетләре аны беркайчанда онытмыйлар , каберенә таш куялар , чәчәкләр салып торалар .Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.
Каюмова Фәридә