Әфганстан-йөрәк ярасы Әфганчы авылдашларыбыз
ӘФГАНЧЫ АВЫЛДАШЫБЫЗ НИЗАЕВ РАЗИМ АБЫЙ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНА
"Хәтер шәме янар, сүнмәс ул...”
"Мин яшәргә тиеш” –дигән сүзләр,
Өзелеп калды Әфган җилләрендә,
Гомерлеккә ятып калды дуслар ,
Таулар иле- Әфган җирләрендә.
Советлар Союзының зур ярдәмен тоеп яшәгән Әфганстан җитәкчелеге революция казанышларын саклап калу өчен берничә тапкыр ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннән соң, Әфган җиренә безнең гаскәрләрне кертү турында карар кабул ителә.
1979 нчы елның 15 нче декабрендә, әле хәрби күнегүләр дә алырга өлгермәгән 18-19 яшьлек солдат егетләребез Әфганстан җиренә кертелделәр. Шулар арасында безнең 122 райондашыбыз, үз гомерләрен куркыныч астына куеп , ут эченә озатылдылар.
Сугыш – бик мәрхәмәтсез , ул беркемне дә аямый.Зур югалтулар ,кайгы-хәсрәт,күз яшьләре,гомерлек йөрәк ярасы китерә.Әфган җирендә Татарстаннан 263 егетнең гомере чәчәк атканда өзелде,207 се инвалид калды. Безнең Әгерҗе районыннан Әфган сугышына киткән 122 егетебезнең инде барысы да исән түгел. Тыныч вакытта гомерләре өзелгәннәр арасында Кадыбаш авылында туып –үскән Низаев Разим абый Һәм Фәнис абый Нигъматуллин бар.Бу язмамда Разим абыйны искә алып үтмәкче булам.
Ул 1964 нче елның 29 нчы январенда Фәтхия апа –Киямил абый гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән нечкә күңелле ,һәрчак башкаларга ярдәм итәргә әзер торуы белән иптәшләреннән аерылып тора. Мәктәпне тәмамлагач әле бер ел колхозда эшли ул. Армия сафларна 1982 нче елның маенда чакырыла. Волгоград өлкәсе Камышин шәһәрендә 6 нчы июньдә 23590 нчы номерлы частьтә хәрби ант кабул итә.Анда өйрәнүләр узганнан соң ,Әфганстанга җибәрелә.Бәрелешләрнең иң кызган вакыты булганлыктан , Разим абый әти- әнисенә анда җибәрелгәнлеген әйтеп тормый. Сагыну – сагыш тулы хатларында “Минем өчен борчылып тормагыз , барысы да әйбәт “-дигән сүзләр язылган булса да , өйдәгеләр аның кайда эләгүен аңлыйлар .Йөрәк парәсенең ут эчендә булып , һәр мизгелдә нәрсәдер булырга мөмкинлеген күз алдына китереп узган йокысыз төннәр бигрәк тә әкрен үтә кебек . Әнә бит газетада кара кызалаклар турында гел язып торалар . андагы хәлләр без күз алдына китерердәй генә булмый. Күпме цинк табутларның туган илгә озатылуын алар үз күзләре белән күреп торалар бит, нинди хисләр кичергәннәрен үзләре генә белгәннәрдер.
Разим абый өчен бу мәшхәр 1982 нче елның 5 ноябреннән алып 1984 нче елның 23 июненә кадәр дәвам итә. Юк шул , бу куркыныч вакыйгалар аның белән генә бетмәгән икән әле... Аның бертуган сеңлесе Рәзифә апа сөйләгәннәрдән:
-“Абыемның исән- имин генә өйгә кайтуы , барыбыз өчен дә аңлатып бетерә алмаслык шатлык булды.Ләкин ул аз сүзле , үз эченә бикләнгән , боегып кына йөри иде. Кайтканына 4-5 көн үтмәде, 29 нчы июньдә аның классташы , күрше Нарат авылы егете Хөснетдинов Рәфиснең Әфган җирендә һәлак булуы аеруча тетрәндерде.Соңгы юлга озатырга баргач , Рәфиснең әнисе Хәтимә апа :менә бит , кайтканыңа бер атна да юк ,ә шул арада , син хезмәт иткән җирдән улымның үлеп кайтуы ,бигрәк аяныч .Аны да , синең кебек исән килеш итеп көтә идем бит , балакаем , дип үксеп елаганда , мин берни дә әйтә алмадым . шулкадәр авыр булды миңа, -дип сөйләгәне хәтердә.Абыем янына еш кына авылдашыбыз- әфганчы Илфат абый Хакимов килә иде.Алар сәгатьләр буе аулакта , кеше күзенә күренми генә сөйләшеп утыралар иде. Ярамаса да , без әни белән нәрсәләр сөйләшә микән болар дип , тыңлаша идек . Бер атна гел су гына эчеп тордык ,ярый әле су булды ,ул безне ачлыктан коткарды.(Күрәсең аларга киләсе азык- төлек колоннасы дошман утына эләккәндер.)Без күргәннәрне бүтән беркемгә дә күрергә язмасын иде, дип кочаклашып елашканнарын күрү иде .Ул вакытта мин , 10 яшьлек кыз бала ,абый кешеләрнең нигә елашканнарын бөтенләй аңламадым да. Үсә төшкәч ,кинолардан күреп , китаплардан укып аларның нинди авыр юл үткәннәрен әзрәк күз алдына китердем.”
Разим абыйның хәләл җефете Әсфирә апа истәлекләреннән : “Разим абыең Әфганстан хәлләрен бер дә сөйләми иде. Шулай да ...Аларның часте чолганышка эләгә һәм ике тәүлек буе бер кымшанмый ятарга туры килә .Өстебезгә яуган кар эреп бетеп бара .Бер тәгам ризык һәм су да капмыйча ничек түзгәннәрдер?!Шуңадырмы , ул ризыкның кадерен бик тә белә иде .Хәтта коелган ипи валчыгын да әрәм итми иде.
Исән булса быел 29 нчы январьда аңа 55 яшь тулган булыр иде. Юбилейны бөтен туганнар ,авыл халкы , бәлки бөтен районыбыз әфганчылары белән билгеләп үткән булыр идек. Бу сүзләрем аның рухына дога булып барып ирешсен иде .”
15 февраль әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү , чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу көне булып тарихка керде .Совет солдатларының Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел үтеп китсә дә , үлем белән күзгә-күз очрашкан батыр егетләребез әле дә төннәрен саташып уяналар ,тау-кыялар арасында мәңгелеккә ятып калган 18-20 яшьлек дусларын сагынып әрниләр.
Күзләреңдә бетмәс сагыш синең ,
Йөрәгеңдә хәтер ялкыны ,
Ә җаныңны бимазалый һаман ,
Онытылмас еллар шаукымы.
Вакытлар үтү белән күп нәрсәләр онытылса да , әфганчы ир-егетләребез бу сугышны гомерлеккә оныта алмаслар .Ул аларның ачы язмышы, төзәлмәс йөрәк ярасы .Күпләренең тән яралары әле дә төзәлми .Безнең күңелләрдә аларга зур рәхмәт хисләре һичкайчан сүрелмәс. Чөнки алар утны-суны кичкән чын батырлар.
Карипова Ралинә язмасы