Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Әфганстан-йөрәк ярасы Әфганчы авылдашларыбыз

Хакимов Илфат Равил улы
1966нчы елның 10 сентябрендә Хакимовлар гаиләсендә өченче малай булып дөньяга килә.Күршеләре абыйлы –сеңелле Нигъматуллиннар белән дус- тату , бер гаилә балалары кебек үсәләр .Сеңелләре дә абыйларыннан калышмыйча нык , хезмәт сөючән булып үскәннәр.1973 нче елда Кадыбаш урта мәктәбенә укырга керә.Мәктәптә уку дәверендә гел әти-әнисенә булышып ,җәйге чорларда хуҗалык көтүләре көтеп эш тәмен белеп үсә.1983 елда мәктәпне тәмамлап Кукмарада шоферлар әзерләү курсларында укып , таныклык алып кайткач ындыр табагында әтисенә алмашчы булып икесе бер машинада эшли башлыйлар .1986 елның язгы чакырылыш вакытында Илфат абыйга армия сафларына китәргә чакыру килә.Ул алты ай өйрәнүләр үткәннән соң аны Әфганстанга күчерәләр .Әфганстаннан хат язулар тыела , шуңа күрә аның 3 айга бер генә хаты килеп тора.1987 нче елның февраленнән соң хат-хәбәрләр өзелә.6 ай буе хат килмәгән чорда әти-әнинең өзелгән үзәкләрен,үзләренең билгесезлек эчендә яшәгән хәлләрен алар үзләре генә беләдер.Ә бу вакытта Илфат абый яраланып госпитальдә яткан була.1987 нчы елның декабрендә күрше Үтәгән авыл егете Ринат абый кайткач ,Фәния апа, Равил абыйга уллары Илфатның хәбәрләрен җиткерә.Әтисе-әнисе шуннан соң гына җиңел сулап куялар.Хезмәт итү дәверендә Илфат абый ике тапкыр яраланып госпитальгә эләгә.Аның истәлекләре буенча ,дошманнар ком астына мина куеп,солдатларны харап итә торган булганнар .Ул анда да йөк машинасында эшли.Полкның матди ягын кайгырту- шул йөк машиналары өстендә иде:сугыш кирәк- яракларын , азык-төлек , күмер ташыдык. Әфганның бормалы тавының биеклеге 4000 чакрым тирәсе, аннан өч чакрымлы тоннель аша узасы .Шушында инде , машинада ватылып туктап калырга ярамый.Шул елларда совет хәрби хезмәткәрләренең машина газларыннан тончыгып үлгән фаҗигале очраклары булган.Тоннельгә җитүгә противогазларны кия идек дип искә ала әфганчы.1988 нче елда кайтырга приказ чыгып та кайта алмыйча 13 көн буе аэродромда торалар .Алар бу вакытта фәкать су белән генә яшиләр.Фәния апаның сөйләве буенча кайтып кергәндә Илфат абыйның шәүләсе генә калган була.Кайтып ике ай рәтләнеп ял иткәч яңадан “Таң” колхозына сөт машинасына эшкә урнаша.1990 елда Ижевск шәһәренә абыйларына кунакка киткән җиреннән шунда төпләнеп кала,Эшкә урнаша ,тормыш кора.Бүгенге көндә Фәния апа янына еш кайтып , булышып ярдәм итеп торалар .Бергә утырып чәй эчкән вакытларда да өстәлдәге ипи валчыгын җыеп алып авызына каба , анда күргән ачлыкны сезнең күргәнегез юк әле дип , беркемгә дә күрергә язмасын дип исенә төшерә.Илфат абый утлы елларны хәтерендә яңартырга яратмаса да , күккә төбәлгән кыя- таулары , кызыл кызалаклары белән Әфганстан бүген дә күңел төпкелендә яши .Ату тавышлары , вакытсыз өзелгән гомерләр , иң якын дуслар төшләренә кереп йөдәтә.Ул елларны оныту мөмкин түгел , онытсак , чит җирләрдә ятып калган дусларыбыз , туган- якка кайтып та , вакытсыз гомерләре өзелгән яшьтәшләребез ,мәңге гафу итмәсләр ,-ди Илфат абый.
Фәридә Каюмова