Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Әфганстан-йөрәк ярасы

1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Республикабыздан 10 меңгә якын егетебез тыныч тормышта безгә бер бәйләнеше булмаган Әфганстан җирлегенә барып, чүлләр,таулар арасында сугышкан, ә безнең Кадыбаш авылыннан бу сугышта 4 егет катнашкан. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган баһадирлар.
Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 36 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Бу көнне Кадыбаш авылында яшәүче интернационалист сугышчыларның гаиләләрендә булып ,хәлләрен белешеп чыктык

 

Әфган сугышы барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калырлар.
Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!