Ял кичәсе
Кадыбаш авылы китапханәсе ,мәдәният йорты белән берлектә өлкән һәм урта буын авылдашларыбыз өчен үзенчәлекле ял кичәсе үткәрде.Кичәгә килүчеләр шашка ,домино уеннарында үзләренең көчләрен сынап карадылар,китапханәдә сканворд,кроссворд чиштеләр,элекке елларда төзелгән альбом битләре буйлап үткәнгә сәяхәт ясадылар.Кичә ,80 нче еллар дискотекасы белән төгәлләнде,апалар шул еллар модасы буенча киенеп чыгып,рәхәтләнеп биеп,күңел ачып кайтып киттеләр.