Хуш киләсең Яңа ел
Яңа елны каршылау бәйрәме безгә күп шатлык, куанычлар бүләк итә. Кадыбаш авыл мәдәният йортында да "Хуш киләсең Яңа ел"дигән бәйрәм, килгән тамашачылар, дуслар, кунакларга күтәренке кәеф, үзенә генә хас бәйрәмхисе белән күңелләренә аеруча хуш килде дисәк бер дә ялгыш булмас.
Кыш бабай белән Карсылу, туып килгән Яңа еллар белән котлап, исәнлек саулык, илгә тынычлык теләделәр . Бәйрәм шулай уеннар, бию, җыр конкурслары белән дәвам итте.
Хөрмәтле авылдашлар, кунаклар!
Менә тагын яңа өметләр, яңа хыяллар белән өр-яңа елга аяк басабыз! Барыбыз өчен дә имин, тыныч еллар булсын ул! Дөнья афәтләре тизрәк бетсен, беркемнең дә бусагасыннан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-казалар йөрмәсен! Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерле гомерләр насыйп итсен! Иман байлыгы, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, уңыш беркайчан ташламасын. Гаилә бәхетегез һәрчак балкысын, балалар, оныклар гел сөендереп торсын! Ә бүгенге шатлык хисләре әле тагын озак еллар озата барсын! Тагын бер кат якынлашып килүче 2025нче ел - Елан елы белән сезне!