Бергәләп каршылыйк Яңа елны
30 декабрь көнне Касай авылында Яңа елны каршылау бәйрәме үтте. Бәйрәм чарасына авыл халкы гына түгел, күрше авыллардан да кунаклар килгән иде. Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Закиров Хәлил Локман улы барлык халыкны Яңа еллар белән котлап, эшләрендә, тормышларында бары изге теләкләр теләде. Матур җырлар , дәртле биюләр , кызыклы уеннар белән үрелеп барган чарада актив катнашучылар бүләкләрсез калмады. Барлык халыкның күңеле шат иде, йөзләре елмаюдан балкыды.