29 нчы әдәби марафон
«Әдәби марафон» – ул татар телен, мәгарифен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән дөньякүләм проект. XXIX нчы әдәби марафон 2024 елның 1-21 октябрь көннәрендә «ВКонтакте» һәм «Миллион татар» социаль челтәрләрендә үткәрелде. Россия Федерациясе, Италия, Үзбәкстан, шул исәптән Россия Федерациясенең 16 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 44 районыннан барлыгы 1590 кеше проектның финалына үткән.
Кадыбаш авылы китапханәчесе дә әлеге марафонда катнашты һәм финалист дипломы белән бүләкләнде.