Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Көчле рухлылар

1992 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде.
Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп.
Без дэ бу кон уңаеннан авылдашларыбызны чәй өстәле янына җыйдык. .Безнең матур җырларыбыз,дәртле биюләребез ,ихлас теләкләребез аларнын тормышына эз генэ булсада ямь остэгэндер,кунеллэре булгандыр дип уйлыйсы килэ.
Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган кешеләргә игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.