Өлкәннәр көне
Өлкәннәр көне
Сезнең тормыш юлы - матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын күңелдән,
Сезнең гомер - безнең горурлык!
1 октябрь - Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан тормышыбызны ямьләп, акыллы киңәшләрен биреп яшәүче, сабыр, зирәк, изге җанлы олы яшьтәге апа-абыйларны бәйрәмнәре белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез. Кадерле кешеләребез! Сезгә озын-озак бәхетле гомерләр, күтәренке кәеф, балалар-оныклар куанычы теләп калабыз. Барыгызга да тормышыгызның һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп үткәрергә язсын! Бәйрәмегез белән сезне!
Шушы бәйрәм уңаеннан ,Кадыбаш авылы китапханәсендә эшләп чыккан ,Фаягөл апа Ахметшинаны өенә барып бәйрәм котлауларын җиткердем.