Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Минем пионерлы балачак

Үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулып узды.Кадыбаш авылы китапханәсе шул уңайдан ВК социаль челтәрендә "Минем пионерлы балачак" дип исемләнгән онлайн фотокүргәзмә оештырды.Фотокүргәзмәгә 20 кешедән төрле елда пионер булган укучыларны сурәтләгән фотолар килде.Алар ВК битенә урнаштырылып бардылар.Фотоларны карау(просмотр)-10000 гә якынлашты.Комментарийларда сез үткәннәрне искә төшердегез,мәрхүм классташларны,укытучыларны искә алдыгыз,бер-берегез белән аралыштыгыз.Барыгызга да бик зур рәхмәт.Галстуклы еллар-һәммәбезнең күңел түрендә сакланучы җылы бер хатирә.