Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Шәфкатьлелек бизи кешене

                            Шәфкатьлелек бизи кешене.

 

 

Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү көче алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе, яшьнисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар,

мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр алып килә.Бөтен ил буенча 3 нче декабрь -мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан Кадыбаш мәдәният йортында “Шәфкатьлелек бизи кешене” дип исемләнгән кичә булып узды. Кадыбаш авыл җирлегендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен  мондый кичә инде берничә ел рәттән үткәрелеп килә. Мәдәният йортына килгән авылдашларыбыз иң элек “Яшисең килеп яшә “ дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар .

Күргәзмәдә язмыш тарафыннан кыерсытылган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең авырлыкларны җиңеп чыгып, тормышта үз урыннарын табулары турында китаплар шактый урын алган иде. Алар арасында әдәбият-сәнгать, фән, бизнес өлкәсендә зур уңышларга ирешкән шәхесләр бар: Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров, Николай Островский, Кәүсәрия Шафикова , Рөстәм Нәбиев,Ник Вуйчич һәм башка бик күпләр.Кичә барышында чыгыш ясаган Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Закиров Хәлил Локман улы , авылыбызда да мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында үрнәк алырлык шәхесләр күп булуын билгеләп үтте:”Кадыбаш авылына кайтып төпләнгәндә Валиуллин Раил , коляска ярдәмендә генә хәрәкәтләнә алучы 1 нче группа инвалид иде. Ләкин ул төшенкелеккә бирелмәде , әнисе Әлифә , социаль хезмәткәр Абдуллина Алсу тырышлыгы , үзенең үҗәтлеге белән аякка басты , бүген инде таяк ярдәмендә йөри ала . Үзлегеннән компьютер белән эшләргә өйрәнеп , дөнья яңалыклары белән танышып бара. Мөсифуллина Асия апа да, авыр авариядән соң , үзенең тырышлыгы белән , күпләрне сокландырып аякка басты. Менә шундый кешеләрдән үрнәк алып яшәргә кирәк безгә. И.Бәдретдинова җырлаганча :” Җилләр каршы иссәләр дә алга барырга , җилләр кире борылсын” дип яшәргә кирәк дип “ сүзен тәмамлады.Кадыбаш авылы Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Рамазанов Илфат Гали улы: ”Сорауларыгыз булса,район инвалидлар оешмасына, авыл җирлеге советына мөрәҗәгать  итегез, без сезнең проблеманы чишәргә тырышырбыз “ –диде. Мәдәният йортына җыелган авылдашларыбыз мул табын артында   бик күңелле итеп сөйләшеп , җырлашып утырдылар. Авыл Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Рамазанов И.Г. 1 нче группа,80 яшьтән узган ,балачактан  инвалидларга район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Ирек Рафаэль улы Загретдиновка күчтәнәч пакетлары әзерләгән өчен, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Х.Л.Закиров  матди ярдәм күрсәткән авылыбыз эшмәкәрләре И.Н.Заляевка, Г.Р.Закировага, А.З.Солтановка зур рәхмәтен җиткерде. Авыл җирлегендәге бер генә мөмкинлеге чикләнгән кеше дә игътибарсыз калмады. Үзебезнең кайгыртучанлык аша , азга гына булса да , батыр йөрәкле затларыбызның тормыштагы аырлыкларын оныттырып , шатлык мизгелләре бүләк итеп , киләчәккә өмет , ышаныч уята алган булсак без бик шат булыр идек. 

Кадыбаш авылы китапханәчесе  Каюмова Ф.Н.

03.12.2020