"Әдәби марафон"
21 нче февраль көнне Пирамида күңел ачу үзәгендә Х әдәби марафон финалы үтте . Язучылар , дәүләт эшлеклеләре катнашкан очрашу бик матур итеп оештырылган .Әгерҗе районыннан әдәби марафонда катнашкан 26 кешенең 5 се әлеге тантанага килгән иде. Пирамида бу көнне татар телен ,татар китабын яратучыларны үзенә җыйды.Яраткан язучыларыбыз белән очрашу , аларның бүген тел , китап турында фикерләрен ишетү һәм әлеге язучылы -китаплы мөхитта кайнау бик тәэсирле булды .