Отчет җыелышы
12 нче февраль көнне Кадыбаш авылында авыл җыены үтте. Китапханә һәм мәдәният йорты тарафыннан ТАССР ның 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган зур күргәзмә төзелде . Күргәзмә халыкта бик зур кызыксыну уятты. Китапханәче китапханәнең еллык отчеты белән чыгыш ясады һәм презентация күрсәтте.