Дөнья терәге-хатын-кыз
Язның тәүге бәйрәме -халыкара хатын- кызлар көне якынлаша. Хатын- кыз -җир йөзендәге иң назлы , иң шәфкатьле йөрәк иясе . Каләм ияләре юкка гына аны "сүнмәс кояш", җирдәге фәрештә белән чагыштырмый . Якынлашып килүче 8 нче март бәйрәме уңаеннан, китапханәдә "Дөнья терәге-хатын-кыз " дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды һәм балалар белән "Әниемә -бүләгем " исемле открыткалар ясалды .