Татарстан - минем республикам
30 августта бөтен республика халкы Татарстан көнен бәйрәм итә. Татарстан - безнең Ватаныбыз, туган йортыбыз. Бүгенге көндә республикабыз тагын да үсә һәм матурлана бара. Бәйрәм уңаеннан, китапханәдә "Татарстан -минем республикам" исемле китап күргәзмәсе оештырылды, китап укучыларга республикабыз турында китаплар тәкъдим ителде.